Петербургта яшәүче ир-атны хатыны белән нәни балалары каршында үтергәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига турында мәрхүм Олегның хатыны Юлия сөйләгән. Ул көнне хатын ирен гадәттәгечә эштән көтә, тик подъездда тавышлар ишетә.
«Шунда ук чыктым, аларны аермакчы идем, тик ул ир-атның кулында пычак күрдем, ул минем иремә суга иде», – ди хатын.
Аннары балалар йөгерешеп чыккан, алар барысы да үтерүчедән әтиләрен калдыруны сорап ялварган.
«Ул иремне тумбочкага екты. Ирем: «Нишлисең? Минем өч балам бар, тукта!» – ди. Ул иремә пычак кадады да качып китте. Ирем берничә адым атлады да егылды, канга батты», – ди Юлия.
Җинаятьтә шикләнелүче – 60 яшьлек Алексей И. Фаҗига булган көнне ул хатыны белән бергә Олег В.га кабул итүгә килә. Олег җирле администрациядә шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе булып эшли. Хезмәттәшләре сүзләренчә, 1 ел элек Олег Алексей гаиләсенә җир мәсьәләсен хәл итәргә булыша. Ләкин чираттагы мәсьәлә ул хәл итәрлек булмый.
«Узган очрак өчен рәхмәт белән килгәннәр. Алар күршеләре мәсьәләсе белән йөри. Участок буенча – арада чын чикләрне билгеләгәч, юл тарайган. Олег В., ярдәм итә алмыйбыз, күршеләрегез белән килешегез, диде. Алексей хатыны елый башлады», – ди Дружногорский шәһәр җирлеге администрациясе вәкиле.
Видеокүзәтү камералары язмасыннан күренгәнчә, Алексей И., 6 сәг узгач, администрация янына кабат килә, хатыны булмый. Мәрхүмнең хезмәттәшләре фикеренчә, Алексей шул чакта җинаять турында план корып йөргән.
РЕН ТВ хәбәрчесе Алексей И. дачасын барып караган. Ул юлдан икенче линиядә тора. Беренче линиядәге күршеләр участокларына койма тотарга җыена, геодезист чакыра. Белгеч участокны ачыклый, казыклар кагып чыга. Яңа койма Алексей гаиләсенең капкасына аркылы куелачагы күренә.
Җинаятьтән соң 4 ай чамасы узган. Юлия балалары белән психологларга йөри.
«Балалар бик авыр тернәкләнә. Травма тирән. Кече балага 5 яшь, ул көн саен искә төшерә. Һәр тавыштан курка. «Әни, ишекне биклә, кемнедер үтерәләр!», – ди. Бик кыен», – ди Юлия.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.