Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч бала ятим калды». Көнче ир, аерылышканнан соң ике ел узгач, хатынын үтергән

news_top_970_100

Ростов-на-Дону шәһәрендә элеккеге хатынын атып үтергән ир-атны хөкем итәләр. Фаҗига июльдә була. Көнче ир элеккеге хатыны эшли торган барбершопка килә. Хатын биредә үзе хуҗа, ул, аерылышкач, матурлык салоны ачкан. Ир хатынга һөҗүм иткәнен башка хезмәткәрләр күреп тора. Мәрхүмә хатынның 3 баласы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

41 яшьлек Анастасия белән 44 яшьлек Николай (исемнәр үзгәртелә) никахта озак яшәмиләр, 3 бала үстерәләр. Ике ел элек аерылышалар. Хатын ирене көнләшүеннән зарлана, гел талаш чыгаруын әйтә.

Аннары Анастасиянең тормышы җайлана башлый. Ул барбершоп ача, балалары белән була, сәяхәтләргә йөри.

Николай исә хатынын оныта алмый. «Ул аерылышканнан соң 2 ел буена хатынын эзәрлекләде, шалтыратты, акырды, кыйнады да хәтта. Эшкә килеп җәнҗал чыгара иде», – ди танышлары.

21 июльдә Николай Анастасиянең салонына килә, залга керә һәм Анастасиягә кычкыра башлый. Кесәсеннән травматик пистолет ала, хатынының башына һәм муенына ата, аннары үзен дә яралый.

«Ашыгыч ярдәм» белән полиция килгәндә, алар икесе дә үз аңында була. Аларны табиблар алып китә.

Анастасия шул көнне хастаханәдә үлә. Николай исән кала. Аңа карата җинаять эше ачылган. Хәзер эшне тикшереп бетереп, судка тапшырганнар. Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100