Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бала ятим: Чирмешән районыннан хәрби операциягә үз теләге белән киткән ир һәлак булган

news_top_970_100
Өч бала ятим: Чирмешән районыннан хәрби операциягә үз теләге белән киткән ир һәлак булган
"Безнең Чирмешән" фотосы; Равил Закиров видеосы

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәгән Нуршат Хожаев 10 көн элек, 4 апрельдә, Украинаның Сватово шәһәрендә һәлак булган. Аның хатыны һәм 3 баласы бар. Нуршат узган елның ноябрь аенда контракт белән махсус хәрби операциягә киткән булган.

«Нуршат – ил патриоты, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерен бирде. Эшчән, ярдәмчел иде. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына Ходай сабырлык бирсен. Безгә дә бик авыр. Хәрби операциядә контракт буенча, шулай ук мобилизацияләнеп хезмәт итүче башка якташларыбызга да рәхмәт белдерәбез, саулык, исән-сау кайтуларын телибез», – дип яза «Безнең Чирмешән» сайты район башлыгы Рамил Айбатов сүзләрен.

Чирмешәндәге Җиңү Паркында өлкән сержант, взвод командиры Нуршат Хожаевны соңгы юлга озату митингында йөзләрчә кеше катнашкан, дип хәбәр итә сайт.

Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов һәм башкалар да мәрхүмне яхшы яктан искә алды. Нуршатны күпләр оста төзүче буларак та мактап үтте.

Нуршат Хожаевны Түбән Чегодай зиратында җирләгәннәр.

Нуршат Нурмөхәммәт улы Хожаев вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100