news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч бала уттан чыгып котылган, әти-әниләре янып үлгән

news_top
Өч бала уттан чыгып котылган, әти-әниләре янып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Белорет районында 3 бала ятим калган. Аларның ата-анасы янгында һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Ломовка авылында агач йорт янган. Өйдә 5 кеше булган. 6, 9 һәм 16 яшьлек балалар тәрзәдән чыгып котылган. Кызганычка, әти белән әни кеше янгыннан чыга алмаган. Аларның мәетләрен янгын сүндерүчеләр тапкан.

Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар