Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бала күз алдында әтисе, әнисе һәм үсмер улларын дулкын диңгезгә алып киткән

news_top_970_100
Өч бала күз алдында әтисе, әнисе һәм үсмер улларын дулкын диңгезгә алып киткән
https://pixabay.com/

Франциядә өч кешелек гаиләне дулкын диңгезгә алып киткән. Әтисе, әнисе һәм  12 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Плогофф шәһәре янында көчле дулкын алып киткән 50 яшьлек әти кешенең, 33 яшьлек әни кешенең һәм аларның улының мәетен коткаручылар судан алып чыккан. Бу турыда Le Figaro язган.

Әти-әнисе белән диңгез буенда йөрергә тагын өч бала чыккан булган, алар дамбага менмәгән, бәхеткә исән калганнар. Ә дамбага менгән әти-әни һәм бала һәлак булган.

Исән калган балалар хәзер шок халәтендә, алар белән психологлар эшли. Әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100