news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч бала һәм ике олы кеше утырган машина Агыйделгә төшеп киткән, бер бала югалган

news_top
Өч бала һәм ике олы кеше утырган машина Агыйделгә төшеп киткән, бер бала югалган
видеодан скриншот

8 сентябрьдә Башкортстанда кешеләр утырган машина Агыйдел елгасына төшеп киткән. Салонда 2 олы кеше һәм 3 бала була. 7 яшьлек малай югалган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Ял итүче кешеләр елга буена машинада килә, аның прицебында көймә була. Суга төшергән чакта көймә прицепны да, машинаны да өстерәп, суга алып кереп китә. Машина салонындагы кешеләр котыла, тик 7 яшьлек малай гына чыга алмый. Аны коткаручылар эзли, диелә хәбәрдә.

Соңрак машинаны судан чыгаралар. Бала табылмаган. Аны эзләүне иртән дәвам итәчәкләр, диелә бу хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/mchs_official

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар