Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мичтә җиләк-җимеш киптергән». Иртәнге фаҗигадә әни кеше, аның өч нәни баласы янып үлгән

news_top_970_100
«Мичтә җиләк-җимеш киптергән». Иртәнге фаҗигадә әни кеше, аның өч нәни баласы янып үлгән
https://t.me/mchskrsk

14 августта Красноярск краенда янгында өч бала һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда край буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Курагин районындагы Жаровск бистәсеннән 20 км ераклыктагы торак пунктта була. Янгын сүндерергә коткаручылар килә. Хәрабәләрне актарган чакта 35 яшьлек хатын-кыз, өч бала мәете табыла. Өйдә бер ир-ат та була, ул исән кала, хәле авыр дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын турында иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә хәбәр итәләр. Фаҗига ике катлы шәхси йортта була.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмнәр – әнисе һәм аның өч баласы булган. Йорт хуҗасы сулыш ала алмаудан сискәнеп уянып китә. Ул өске катка – хатыны һәм балалары янына менә. Хатыны тавыш бирми, балалары исән була әле. Әти кеше балаларына үзе артыннан тәрәзәдән аска сикерергә куша. Тик балалар сикерми.

«Төтен басу сәбәпле, балалар пространствода ориентлаша алмый һәм яна торган өй эчендә калалар. Ир-атны хастаханәгә илттеләр, аңа табиблар ярдәм итә», – дигәннәр төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.

35 яшьлек әни кеше, 3 һә 10 яшьлек кыз балалар, 8 яшьлек малай мәете бик нык янган, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, фаҗига саксызлык аркасында килеп чыккан. Гаилә йоклый тоорган бүлмәдә мичтә җиләк-җимеш киптергәннәр. Өйдә электричество булмый, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100