Свердловск өлкәсенең Реж шәһәре буасында өч бала боз астына төшеп киткән, 8 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Ведомство мәгълүматлары буенча, дүрт балигъ булмаган бала олылар күзәтүеннән башка боз өстендә уйнап йөргән.
«Нәтиҗәдә, өч бала боз астына төшеп киткән. Аларның берсе – 8 яшьлек кыз бала судан үзе чыга алган. 7 яшьлек икенче кызны алар белән бергә булган 9 яшьлек малай коткарган. Тагын бер баланы коткарып кала алмаганнар», – диелә хәбәрдә.
Җинаять эше кузгатылган.