news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч бала ата-анасын көньякта көтә, ә әтиләре поездда һәлак була, әниләре вокзалда кала

news_top
Өч бала ата-анасын көньякта көтә, ә әтиләре поездда һәлак була, әниләре вокзалда кала
Фото: https://11.mchs.gov.ru

Коми Республикасында рельслардан чыгып һәлакәткә очраган поездда ире үлгәнен хатыны очраклы гына белә. Ул ирен вокзалда көтеп тора торган була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге гаилә Краснодар краена ялга барырга чыга. Әтиләре Воркута шәһәреннән, әниләре Лабытнангадан поездда килә – алар Сосногорскида вокзалда очрашырга тиеш була. Ир белән хатынның 3 баласын әбиләре алдан алып китә, алар әти-әнисен көньякта көтә.

Хатын сүзләренчә, ире вокзалга килмәгәч, эзли башлый. Аннары Комида поезд рельслардан чыкканын сакчылардан белеп ала. Бераздан хатынга шалтыратып, ире һәлак булуын әйтәләр. Әлегә ул ирен танырга бармаган.

26 июньдә Коми Республикасында Воркута-Новороссийск поездының 9 вагоны рельслардан чыга, 3 кеше һәлак була, 40лап кеше имгәнә, шуларның 10ысы авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар