news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер егет анасын суеп үтергән, аннары сеңлесе һәм энесе белән бергәләп мәетне яндырган

news_top
Бер егет анасын суеп үтергән, аннары сеңлесе һәм энесе белән бергәләп мәетне яндырган
видеодан скриншот

28 апрельдә Карачаево-Черкесиянең Югары Таберда авылында 47 яшьлек хатынны үзенең олы улы аш-су пычагы белән суеп үтерә. Аннары ул энесе һәм сеңлесе белән бергәләп мәетне ишегалдына алып чыга, бензин сибә һәм ут төртә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Өч бала анасы олы улы белән талаша, аннары алар сугыша ул башлый. Олы улы хатынга пычак белән ташлана. Егет анасын идәнгә егып сала, кысып тота һәм әнисенең муенына өч тапкыр пычак белән бәрә. Әни кеше урында ук һәлак була.

Егет җинаятенең эзләрен яшерер өчен сеңлесенә һәм балигъ булмаган энесенә мөрәҗәгать итә. Алар өчәү бергә аналарының мәетен эчке ишегалдына алып чыгалар һәм ут төртәләр. 

Аннары балалар мәрхүмә хатынның машинасына утырып китеп баралар. Черкесск шәһәренә кергән чакта аларны полиция тоткарлый. Җинаять эше ачылган.

Карачаево-Черкесия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаганнар.  Әгәр аның гаебе расланса, үз анасын үтергән егетне 6 дан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Аның сеңлесе белән энесенең язмышы турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар