Бүген, 23 апрельдә Түбән Камада өч автомобиль бәрелеште. Видеорегистраторга эләккән бу һәлакәтне «Дорожный контроль Нижнекамск» төркеменә куйганнар.
Социаль челтәрдә авариядә «Приора» гаепле дип язалар. Ул югары тиезлектә бара һәм «Лада»ны артыннан бәрдерә, аннары каршы як полосадан килгән машинага бәрелә.
Бер кеше юлга очып чыга. Түбән Кама социаль челтәрләрендә ул кеше үлгән дип язалар.
Фотолар «Челнинские известия» газетасыннан алынды.