news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч әйберне кушып маска ясыйм да тырнакларның матурлыгына сокланам

news_top
Өч әйберне кушып маска ясыйм да тырнакларның матурлыгына сокланам
Фото: © «Татар-информ»

Өч гади ингредиент ярдәмендә тырнак кутикулаларын сәламәтләндерү ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Тырнак пластиналарын тиз һәм нәтиҗәле ныгыту, аларга ялтыравык бирү өчен, биорегенерация һәм комплекслы карау принципларына нигезләнгән бу табигый масканы кулланырга киңәш ителә. Кибеттә сатыла торган әйберләрдән аермалы буларак, әлеге ысул тырнакларны тулысынча яхшырта, ди кулланып караган кешеләр.

Маска әзерләү өчен, 1 чәй кашыгы солы ярмасы кисәкләрне (овсяные хлопья), 1 чәй кашыгы көнбагыш мае һәм берничә тамчы лимон согы кирәк. Солыны алдан он хәленә кадәр вакларга, аннары барлык ингредиентларны яхшылап бутап, бертөрле масса ясарга.

Масканы кутикулага һәм тырнак пластинасына 5-10 минут дәвамында уарга. Процедура тәмамлангач, җылы су белән юарга, калдыкларын юып төшерергә.

Масканың тәэсире аның компонентлары бергә эшләгәндә көчәя.

Кремнийга бай солы тырнак структурасын ныгыта, сынуны булдырмый, вак ярыкларны тигезли.

Туендырылган май кислоталарына бай көнбагыш мае тырнакларны тукландыра, дымландыра.

Альфа-гидроксикислоталар булган лимон согы тырнакны агарта, пигментацияне бетерә һәм тырнакларга табигый ялтыравык бирә.

Шулай да әлеге ысулны куллану алдыннан квалификацияле белгечкә мөрәҗәгать итеп, шәхси киңәшләр алу хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар