Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч ай элек кенә ипотекага алган идек» – Казанда 5 балалы гаиләнең өе көлгә әйләнгән

Узган ялларда Казан янындагы бистәдә ике катлы шәхси йорт янды. Ир белән хатын һәм аларның 5 баласы урамда калган. Өйне гаилә 3 ай элек сатып алган булган. «Татар-информ» журналисты бәлагә тарыган гаилә белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
«Өч ай элек кенә ипотекага алган идек» – Казанда 5 балалы гаиләнең өе көлгә әйләнгән

Үткән ял көннәрендә Казанның Аракчино бистәсендә 5 балалы гаиләнең өе көпә-көндез тулысынча янып бетте. Ир белән хатын һәм аларның 5 балалары ялкын телләре камап алган йорттан чыгып котыла ала.

Без хәтта төтен исен дә сизмәдек. Ә ул вакытта барыбыз да өйдә идек. Янгынны беренче булып балалар күреп алды, алар икенче катта иде, йөгерешеп төштеләр дә, өйнең тышкы яктан янып ятуын әйттеләр. Аннары күршеләр «янасыз» дип кычкыра башлады, шунда гына янып ятуыбызны аңладык. Урамга йөгереп чыксак, йортның котельный бүлмәсе яна, – дип сөйли Виктория, мөлдерәп яшь тулган күзләрен сөртеп.

«Бу йортны сатып алу өчен, без ипотека, кредитлар алдык һәм бурычка баттык».

Фото: © Викториянең шәхси архивыннан

Викториянең ире шунда ук янгынны сүндермәкче була, ләкин – файдасыз. Ялкын телләре йорт буйлап бик тиз үрмәли һәм берничә минут эчендә бөтен өйне камап ала.

– Өй агачтан салынган иде, ул бик тиз дөрләп яна башлады. Бернәрсәне дә чыгарып җитешмәдек. Бөтен әйбер дә икенче катта гардероб бүлмәсендә калды, анда менеп тә булмады. Астагы катта урнашкан бүлмәдән олы кызыбызның кайбер әйберләрен генә алып чыга алдык, – ди күп балалы ана.

Җиде кешелек гаиләнең кием-салымы, техника, җиһазлары көлгә әйләнгән. Дөрләп янган бүлмәләрдән әйбер ташыганда, гаилә башлыгының куллары һәм җилкәләре пешкән.

Хәзерге вакытта белгечләр янгынның чыгу сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Фаразларның берсе – котельная бүлмәсендәге җиһазлар дөрес эшләмәгән.

«Сез хәзер безнең нинди шок хәлендә булуыбызны күз алдыгызга китермисездер».

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан.

Волжскидан күченгән гаилә Казанда үз йорты белән яшәргә 10 ел хыялланган

– Сез хәзер безнең нинди хәлдә булуыбызны күз алдыгызга да китермисездер. Бердәнбер яшәр урыныбыз һәм бөтен нәрсәбез янып бетте. Аларның барысы да – үз кулларыбыз белән эшләп тапкан мал. Күптән түгел йортта ремонт ясап бетердек, балаларга укырга үз урыннарын булдырдык. Хәзер барысын да яңадан сатып алырга кирәк: уку өчен кирәк-яраклар, мәктәп формасын, дәреслекләрне, – дип кайгыра янган йортның хуҗабикәсе.

«Казанга кире кайту теләге күңелдән чыкмады».

Фото: © Гаиләнең шәхси архывыннан.

Виктория тормыш иптәше Вадим һәм 4, 6, 8, 10 һәм 15 яшьләрдәге биш балалары белән Казанга бу җәй башында Волжскидан күченгән. Мондый зур гаилә Казанның Аракчино бистәсендәге йортны шунда ук ошата. Монда уңайлы – чиста һава, якында гына Идел елгасы, Зөбәрҗәт күл, мәктәп һәм балалар бакчалары якын.

– Бу йортны сатып алу өчен без ипотека, кредитлар алдык һәм бурычка баттык. Ләкин без үз йортыбызда яшәү турында 10 ел хыялландык. Тормыш иптәшем белән Казанда яшәдек һәм укыдык, аннары әти-әниләр янына Волжскига кайткан идек. Тик Казанга кире кайту һәм бөтен гаилә өчен йорт сатып алу теләге күңелдән чыкмады, – дип елап җибәрде Виктория.

«Кечкенә балалар белән урамда калу – коточкыч»

Хәзер ир белән хатынга үз тормышларын яңабаштан башларга туры киләчәк. Бүген гаилә шок хәленнән ничек тә булса котылырга тырыша. Бу фаҗигадән соң күршеләре дә ташламаган. Битараф калмаган һәркем күп балалы гаиләгә һәрьяклап булышырга тырыша, ә күршеләре хәтта аларга үзләрендә бераз яшәп торырга тәкъдим иткән.

– Янып яткан йорт янына беренчеләрдән булып йөгереп килдем. Өй минем күз алдымда диярлек янды. Утны сүндерергә берничә кеше ярдәм итте. Вадим, Вика, аларның балалары – барысы да өйдә йөргән киемнәрендә йөгереп чыкты, үзләре белән берни дә алырга җитешмәделәр. Баш очында түбәсез калу – коточкыч хәл, бигрәк тә кечкенә балалар белән. Миңа бик куркыныч булды. Мин шунда ук хатыныма аларны үзебездә сыендырырга тәкъдим иттем, – дип сөйләде гаиләнең күршесе Сергей.

Гаилә битараф булмаган казанлыларның ярдәменә өметләнә. Күп балалы гаиләгә ярдәм итү теләге һәм мөмкинлеге булган кешеләр өчен

Викториянең телефон номеры – 8 9050 22 88 00.

Сбербанк картасы: 5469 3700 1253 1844.

Елена Сәлахова

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100