Оборона министры Сергей Шойгу махсус операциянең кайчанга кадәр планлаштырылганын әйтте
Оборона министрлыгы коллегиясендә министр Сергей Шойгу бер датаны – 2025 елны атады. Шуннан чыгып, «Телеграм» каналлар, махсус операция шул вакытка кадәр планлаштырылган икән, дип яза.
«АКШ һәм аларның тарафдарлары Украинаны коралландыруны дәвам итә. Киев режимы өйрәтелмәгән солдатларны мәгънәсез һөҗүмнәргә үләргә җибәрә. Көнбатышның һәм аларның Киевтагы ялчыларының шундый оятсыз гамәлләре Украинаны үз-үзен юкка чыгарырга этәрә генә. Бу шартларда хәрби көчләрне ныгытуны дәвам итәбез, шул исәптән, махсус операция тәҗрибәсен кулланып, заманча кораллар юнәлтү, гаскәрләрне камилләштерү юлы белән. 2025 елга кадәрге планнарны, чараларны эзлекле тормышка ашыру куелган максатларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк».