Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оборона министрлыгы Запорожье юнәлешендә уңышлы һөҗүм баруы хакында белдерә

news_top_970_100

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Россия гаскәрләре Запорожье өлкәсендә аерым участокларда ВСУның беренче линия ныгытмаларын өзгән.
«Мы вместе с Россией» хәрәкәте рәисе Владимир Рогов белдерүенчә, фронтның бөтен линиясендә инициатива Россия армиясе кулында. «Кайдадыр – һөҗүм белән разведка ясау, кайдадыр ныклы һөҗүм бара»,  – дигән ул.

Россия гаскәрләре Орехово районында да һөҗүмгә күчеп, шул тирәдәге 4 авылга кергән.

Шулай ук Россия хәрбиләре Донецк төбәгендә Двуречье торак пунктын алганнар. Оборона министры вәкиле Конашенков хәбәр иткәнчә, Украина хәрби көчләренең 50 кешесе үлгән яки яраланган. Конашенков шулай ук ВСУ складлары һәм АКШ биргән радиолокацион станция юкка чыгарылганы турында белдерде. 

Кичә Оборона министрлыгы, Запорожье өлкәсендә 2 торак пункт алынды, дигән иде. 13 гыйнварда хәрби ведомство Соледар шәһәрен алуны белдерде.

15 гыйнварда Конашенков, Россия гаскәрләре Артемовск (Бахмут) шәһәренең төньягында уңышлы һөҗүм итә һәм Соль станциясен алды, дигән иде.

Харьков өлкәсенең Купянское юнәлешендә Берестовое авылын утка тотып, 35 украин хәрбие юк ителде, диде Конашенков. Харьков өлкәсендә дә склад юк ителгән.

Һөҗүм Кызыл Лиман юнәлешендә дә бара. Анда 20 украин хәрбие, хәрби техника, гаубица юк ителде, дип хәбәр ителә. Шулай ук Су-24 самолеты һәм Ми-8 вертолеты, 14 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100