Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оборона министрлыгы Угледар шәһәрен контрольгә алуны хәбәр итте

news_top_970_100

Бүген Оборона министрлыгы Угледар шәһәренең контрольгә алынуын хәбәр итте.

«Восток» хәрби төркеменә кергән подразделениеләрнең катгый гамәлләре нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Угледар торак пункты азат ителде», – дип хәбәр итә ведомство. Телеграм-каналларда шәһәрдә Россия флагын элү видеолары чыкты.

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, Угледар алынгач, Украина Көньяк Донецк юнәлешендәге ныгытылган соңгы шәһәрен югалта. Нәтиҗәдә, Украина хәрби көчләре Богоявленка, Успеновка, Кураховога чигенә, ә Россия армиясе Запорожье өлкәсе белән чиктәш Великая Новоселка юнәлешендәге ныгытмаларга һөҗүм итә ала. Моннан тыш, Угледарны алу Донецк – Мариуполь трассасының иминлеген тәэмин итәчәк, дип яза «РИА Новости».

ДНР башлыгы киңәшчесе Ян Гагин кичә, шәһәр хакимиятенә Россия флагы эленде, дип язган иде. Украина басмалары исә гаскәрләрнең шәһәрдән чигенүен хәбәр итте.

Россиянең Иҗтимагый палатасы вәкиле Владимир Рогов Украина гаскәрләренең шәһәрдән качуы турында язды.

Угледар шәһәрендә 17 меңнән артык кеше яшәгән. Хәзер анда калучыларны 500дән артык түгел дип язалар. Шәһәр өчен беренче бәрелешләр 2022 елның августында булды. Шәһәрдә элек «Южнодонбасская №1», «Южнодонбасская №3» дигән зур шахталар эшли иде.

1 октябрьдә Татарстан «Za» телеграм-каналында шәһәрдәге биналарның берсенә Татарстан флагы эленүе хәбәр ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100