Төнлә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Татарстан Республикасы территориясендә бер пилотсыз очкычны бәреп төшергән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Барлыгы, ведомство мәгълүматлары буенча, 5 гыйнварда 23.00 сәгатьтән 6 гыйнварның 7.00 сәгатенә кадәр 129 Украина пилотсыз очкычын эләктереп алганнар.
Республика территориясендә 23.16 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә.
Казан аэропортында исә самолетларны кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыкты. Алар төнге 2.30 сәгатьтән гамәлдә иде. Бу хакта Росавиация хәбәр итте.
Түбән Кама аэропортында очышларга чикләүләр әле алынмаган.