Узган төндә Татарстан өстендә бер БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, пилотсыз очкычлар Татарстан белән күрше Самара һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Белгород, Курск, Саратов өлкәләре һәм илнең башка төбәкләре өстендә дә тоткарланган.
Узган төндә Россия өстендә 222 БПЛА юк ителгән, дип яза «Татар-информ».