Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оборона министрлыгы махсус операциядәгеләрнең гаиләләреннән аккаунтларны чистартуны сорый

news_top_970_100

Оборона министрлыгы махсус операциядә булучылардан һәм аларның якыннарыннан социаль челтәрләрдәге шәхси мәгълүматларны алып ташлауны сорый. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында язылган.

«Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына үзләре турында шәхси мәгълүматны ачык чыганакларга урнаштырырга ярамавын җиткерәбез», – диелә министрлык хәбәрендә.

Министрлык мондый мәгълүматларның явыз кешеләр тарафыннан махсус операциядәгеләргә психологик басым яки башка төрле зыян ясау өчен файдаланырга мөмкин икәнлеге әйтелә. Әйтик, акча эшләүче мошенниклар хәрби хезмәттә булучыларның якыннарыннан акча таләп итә ала.

Мисал да китерелгән. Бер хатын «кайнар элемтә»гә шалтыраткан һәм үзенә билгесез бер кеше шалтыратып, иренең әсирлектә  булуын, ә исән калдыру өчен зур күләмдә акча таләп ителгәнен әйткән. Ачыклый башлагач, иренең әсирлектә булмавы, ә бу хатынның үз телефон номерын «ВКонтакте»га язып куйганы ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100