Оборона министрлыгы Макеевка өчен үч операциясендә 600 Украина хәрбиен үтерүне хәбәр итте
Оборона министрлыгы Макеевка өчен үч операциясендә 600 Украина хәрбиен юкка чыгаруны хәбәр итте.
ВСУ Яңа ел төнендә Макеевка шәһәрендәге ПТУ бинасына тупланган хәрбиләрне утка тотты. 89 мобилизацияләнгән хәрби һәлак булды.
Бүген РИА Новости Краматорск шәһәрендә ВСУ хәрбиләре тупланган урыннарны утка тоту турында хәбәр итте. Бер тулай торакта 700, икенчесендә 600 сугышчы булган. Аларны утка тоту нәтиҗәсендә 600 хәрби һәлак булган, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы вәкиле Конашенков.