Нюшаны тазарган дип тәнкыйтьлиләр, ә ул ябыгу өчен күнегүләр тәкъдим итә
Нюшаны тазарган дип тәнкыйтьлиләр, ә ул ябыгу өчен күнегүләр тәкъдим итә
28 яшьлек җырчы Нюша биш ай элек бәби тапты. Хәзер аны артык таза дип гаеплиләр. Бу турыда «СтарХит» яза.
Йөкле вакытында Нюша теләгән барлык ризыгын да ашаган. Кыз баласын тапкач, аның сәхнәгә матур формада кайтасы килә икән. Шуңа күрә физик күнегүләр белән шөгыльләнә. Ләкин әлегә артык килограммнарны бетерү бик авырлык белән бара.
«Беләсезме, баллы ашарга яратам. Ә кем яратмый?» — ди Нюша үзе.
«Йөкле вакытта үземне тыймадым. Хәзер гәүдәмне матурайту өчен актив эшлим. Баллы ашау кайгысы түгел», — ди җырчы.
Тазару турындагы тәнкыйтьләрне җырчы авыр кабул итүен дә сөйләгән. «Күпләр мине тазарган ди. Чыннан да шулай шул. Мультфильм геройлары гына бала тапкач үзгәрми. Мин үз өстемдә эшлим», — дип акланган ул.
Җырчыны хезмәттәшләре яклап чыккан. «Молодец, мин синең белән», — дип язган Рита Дакота. Аның сүзләренә Полина Гагарина да кушылган.
Нюша инстаграмдагы сәхифәсендә ябыгу өчен күнегүләр дә тәкъдим иткән.