Нюшаның макияжсыз фотосы җанатарларын шаккаттырган
Нюша картайган, әбигә охшап калган, дип язалар.
Җырчы Нюша нәни баласы белән урамда йөргәндә төшкән фотоны инстаграмга куйган иде. Сурәттә Нюша леопардлы пәлтә кигән, коляска янында басып тора. «Барыгызга да позитив көн. Без сабый белән йөрергә чыктык», дип яза ул үзе.
Нюша җанатарларының кайсыберләре матур сүзләр яза. «Шундый матур, бәхетле», диләр.
Инстачылар исә макияжсыз фотоны күреп, шаккаткан. Күпчелек Нюшаны ошатмаган. Фото уңышсыз дип тапканнар. «Нюша бик картайган», «Әбигә охшап калган» «Әби Нюша булган», дип язалар. «Бу фотода 40 яшь биреп була», «Коляска белән әби дип торам», «Кызлар матурлыкны ала шул», «Балалар белән бер ел ун елга тора», диләр.
Шулай да, Нюшаны яклаучылар да табылган. «Ракурс дөрес сайланмаган», диләр. Йокы туймагач, бераз шешенеп китү нормаль булуын әйтәләр. Балага өч ай гына булуын искәртәләр.