Нюша сәхнәдән китә
Россия эстрадасының 27 яшьлек йолдызы язмышындагы җитди адымны башкару өчен сәхнәдән китүен хәбәр итте.
Җырчы тиздән бәби табачак. Шуңа күрә сәхнәдән китеп торырга карар иткән. Нюша ире - 38 яшьлек Игорь Сивов белән балалар тудыру йортына да сайлап куйган инде.
"Ун ел эчендә беренче тапкыр мин сәхнәне калдырып торам", дип язган Нюша социаль челтәрдәге битендә.
"Ун ел эчендә беренче тапкыр мин сәхнәне калдырып торам", дип язган Нюша социаль челтәрдәге битендә.
- Хәзерге вакытта Нюша Казанда түрә булып эшләгән Игорь Сивов белән гаилә корып яши. Алар узган ел Казанда туй иттеләр.