Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нюша бала табарга җыена: Казан түрәсе аңа Испаниядә йорт алып биргән һәм бала тудыру йортына акча түләгән

Җырчы Нюша тиздән бәби табачак, йөклелек чорының соңгы атналары җитте.

news_top_970_100
Нюша бала табарга җыена: Казан түрәсе аңа Испаниядә йорт алып биргән һәм бала тудыру йортына акча түләгән
Нюша баласын Испаниядә табарга җыена. Җырчының ире, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе Игорь Сивов Испаниядә яр буенда йорт алып торган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.
      
Бала көтүче Нюша хәзер шунда яши. Сивов танылган клиникада бала таптыру өчен дә түләп куйган. Нюша белән аның әнисе булачак. Сивов исә Россиядә эшли. Бала туар чак җиткәч, ул хатыны янына килергә планлаштыра.

Игорь Сивов өчен бу өченче бала булачак. Аның беренче никахында ике баласы үсә.  Былтыр ул җырчы Нюшага өйләнеп, алар Казанда язылыштылар.  Туйны Мальдив утрауларында уздырдылар.
  • Игорь Сивов студент елларында "Дүрт татар" КВН командасында уйнады. 2016 елга кадәр Казан башкарма комитеты аппаратын җитәкләде. Шуннан соң FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100