Нью-Йоркта янгында унтугыз кеше, шул исәптән тугыз бала һәлак булган
63 кеше зыян күрә, кимендә 32 кешене хастаханәгә салалар.

Американың Нью-Йорк шәһәрендәге йортта янгында 19 кеше, шул исәптән тугыз бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига Бронкста була. Бирегә 200ләп янгын сүндерүче килә. Бинадан кешеләрне эвакуациялиләр.
63 кеше зыян күрә, кимендә 32 кешене хастаханәгә салалар.
«Нью-Йорк дейли ньюс» белешмәсе буенча, фатирларның планын һәм йортның конструкциясен үзгәртеп кору аркасында, ут белән көрәшү кыенлаша.
Якынча белешмә буенча, ут 19 катлы йортның өченче катында башлана. Аннары ялкын 19 кат биеклегенә күтәрелә. Әлегә аның сәбәпләре билгеле түгел, диелә хәбәрдә.