Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нью-Йорк чизкейкы (рецепт)

Ниһаять, чизкейк өчен идеаль рецепт таптым! Нәкъ кафедагыча... түгел, тәмлерәк!

news_top_970_100
Нью-Йорк чизкейкы (рецепт)

Нәрсә кирәк:

Коры баллы печенье - 300 грамм 

Атланмай - 100 грамм

Каймаклы (сливочный) сыр - 600 грамм

30-35%лы сөт өсте - 200 мл

Йомырка - 3 данә

Шикәр - 150 грамм

Барлык ингредиентлар бүлмәдә башта ярты сәгать тирәсе җылынырга тиеш.

Печеньены төябез һәм атланмай белән әвәлибез.

Массаны таба төбенә һәм кырыена сылап чыгабыз. 

10 минутка 180 градуслы мичкә куеп алабыз.

Каймаклы сырны шикәр белән болгатабыз. Игътибар - миксер белән болгатмагыз, чөнки, һава керү сәбәпле, чизкейкыгыз тишекле булырга мөмкин. 

Берәм-берәм йомырка сытабыз, кашык белән болгатабыз.

Сөт өсте салабыз һәм тагын болгатабыз.

Печеньелы нигез өстенә агызабыз да, мичкә куябыз. Игътибар: мич 110 градус кызулыкта булырга тиеш, алайса чизкейкның өсте көячәк. Ул, асылда, кызарырга да тиеш түгел, әмма минеке кызарды. Өсте ак калса, чизкейк матуррак була, аны, мәсәлән, пешкәч, җиләк белән бизәп була. 

Мичтә 1 сәгатьләп пешә. Сырлы масса катып бетмәсә, хафаланмагыз. Мичтә пешереп кенә чизкейк әзер булмый әле. 1 сәгать пешкәннән соң, мичнең ишеген ачып куегыз һәм утын сүндерегез. Әкрен генә суынсын. Бераздан мичтән чыгарыгыз - бүлмә температурасында суынсын. Берничә сәгатьтән генә суыткычка куегыз - төне буе суынсын. Менә аннан соң гына ашарга ярый!

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100