Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нык үзәкле президент: төрекмән лидеры ил белән ничек идарә итә?

Төркемәнстан президенты Грбангулы Мәликголыевич Бердымөхәмәдов исеме соңгы арада нык популярлашты. Ашхабад хакименең батырлыгы турындагы видеороликларны Урта Азиядәге хәлләр белән гомердә дә кызыксынмаган кешеләр дә карады. Видеоларны карап барабыз: Бердымухамедов әле машинада узыша, әле үзе язган җырларны башкара, әле министрларны штангада гриф тартырга өйрәтә. “Известия” басмасы сәясәтченең иң тәэсирле чыгышларын барлый. Әлеге язманы сезгә тәрҗемәдә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нык үзәкле президент: төрекмән лидеры ил белән ничек идарә итә?


2018 елда Төрекмәнстанда икътисади кризис кискенләште. Әлеге дәүләт дөньядагы иң ябык илләрнең берсе булып санала. Тик булган мәгълүматлар да бик тәэсирле. Бәйсез матбугат чаралары хәбәр итүенчә, милли валюта конвертациясе авырлашкан, бер ел эчендә манат ике тапкырга очсызланган. Беренчел әһәмияткә ия товарлар белән бик зур авырлыклар килеп чыккан. Дәүләт кибетләрендәге киштәләр бушап калган. Азык-төлек алу өчен кешеләр берничә чакрымга сузылган чиратларга тезелә.

Хәтта ипигә дә кытлык. “Соңгы көннәрдә ипине расписание буенча алып килми башладылар. Шуңа күрә кешеләр озаклап, еш кына яңгыр астында машина килгәнен көтәргә мәҗбүр. Гражданнар начар һава торышыннан подъезд козыреклары һәм элмә такталар астында саклана. Ипи машинасын күрүгә аның каршына чабалар, бушатып торырга да ирек бирмичә, машинадан ук алып бетерәләр”, - дип тасвирлый Ашхабадтагы вазгыятьне “Төркемәнстан хроникасы” бәйсез басмасы. Сатучыларның бер кешегә бер генә ипи бирүе хәбәр ителә. Шуңа күрә ишле гаиләләр төркем-төркем булып килергә һәм чиратта берничә тапкыр торырга мәҗбүр. Әлбәттә, шәхси кибетләрдә товарлар бар, тик аларның бәяләре бик югары.

Күп еллардан бирле кеше хокуклары буенча вазгыять тә катлаулы булып кала. 2017 елда Transparency International әзерләгән рейтингта коррупцияне кабул итү индексы буенча Төркемәнстанга 180 урыннан 167 нчы урыны эләккән.Матбугат иреге буенча рейтингта 2018 елда Төрекмәнстанга 180 урынның 178 нче урыны бирелә. Human Rights Watch йомгакларында 2018 елда Төркемәнстан ябык һәм репрессив дәүләт булып танылган. Шунда ук сүз иреген һәм дин иреген чикләү, төрмәләрдә җәзалау, лояль булмаган гражданнарга илдән чыгу тыелганы да әйтелә. Җәмгыятькә булган басымны хакимият көтелмәгән инициативалар белән болгатып җибәрә. Әөйтик, илдә ак төстәге машиналар гына рөхсәт ителгән.

Болар барысы да Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедовка тормышка шатланып яшәргә комачау итми. Сәясәтченең соңгы батырлыгы – үзе иҗат иткән немец җырын башкару. 

Декабрь башында ул төрекмән атлетларының начар нәтиҗәләре өчен спорт түрәләрен шелтәләде. Шуннан соң камерага боулинг уйнады. Кадрларда сәясәтченең тыныч йөз белән берничә страйкны екканы күренә.

Спортка булган мәхәббәтен Бердымухамедов моңа кадәр дә күрсәткән иде. Мәсәлән, хакимият утырышында төшерелгән ролик интернетта хит булды. Җыелыш барышында дәүләт башлыгына авыр атлетика буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасына чакыру бирделәр. Шулай ук истәлек билгесе һәм штанга таягы тапшырдылар. Бердымухамедов алтын йөгертелгән штанга таягын баш өстенә күтәрде һәм соңыннан аны урынына куйды. Дәүләт башлыгының бу гамәлен көчле һәм озак итеп алкышладылар. 

Төрекмән хакименең тагын бер мәхәббәте – машиналар. Август аенда дәүләт чыганаклары президентның “Амуль-Хазар”га әзерлеген күрсәтте. Ралли автомобилен дәүләт башлыгы үзе проектлаган һәм җыйган дип ышандыралар. Видеоның иң тәэсирле мизгеле – Бердымухамедовның машина түбәсе өстенә менүе һәм голливуд боевиклары стилендә тирә-якны күзәтүе. Узыш вакытында машина комда батып кала, ләкин Төрекмәнстан лидеры тәгәрмәчәләр астына чүл үсемлекләренең корыган сабакларын салып “тапкырлык могҗизасын күрсәтә”.

Бердымухамедов чын ярышта да катнаша. Дәүләт агентлыгы хәбәре буенча, бу очраклы рәвештә килеп чыккан. Дәүләт башлыгы Караком чүлендәге узышларга килә. Һәм үзенең спорт машинасының күрсәткечләре ярыш параметрларына туры килгәнен ачыклый. Ул хөкемдарлардан ярышта катнашу мөмкинлеге турында сорый. Хөкемдарлар каршы килә алмый. Нәтиҗәдә, Бердымухамедов иң җитез профессиональ узышчыны 12 секундка артта калдырып җиңеп чыга.

Төрекмәнстан президенты илнең оборона сәләтенә зур игътибар бирә. Җәй көне ул хәрби өйрәнүләрдә катнашты. Бер ялгышлыксыз дүрт мишеньгә атты. Соңыннан хәрбиләр үтеенче буенча аларны имзалап, Дәүләт чик сагы хезмәте музеена саклауга тапшырды. 

Интернетта комментаторлар Төркемәнстан президентыннан астыртын гына көлсәләр дә, төрекмәннәрнең үзләрендә шаяру кайгысы юк. Дәүләт пропагандасы озак вакыт илдә гомуми иминлек, иркен тормыш төзү турында сөйләде. Ләкин ил халкы чынбарлыкта моны әлегә күрми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100