Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нык тикшерәләр»: Теракттан соң Таҗикстан мигрантлары үз илләренә кайтып китә башлаган

news_top_970_100

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң, чит ил гражданнары, аеруча Таҗикстан кешеләре, күпләп китә башлаган. Бу хакта Таҗикстанның хезмәт, миграция һәм мәшгульлек министры урынбасары Шахноза Нодири ТАССка сөйләгән.

Россиягә керү кагыйдәләрендә хокук бозуларны ачыклый башлаганнар. 25 март иртәсенә үк башкала судларында шундый 784 карар теркәлгән, узган атна дәвамында алар барлыгы 1106 булган. Нигездә, аларда илдән чыгарып җибәрү турында сүз бара.

Судлар карарларны паспорт мәгълүматларыннан башка гына бирә, шуңа күрә хокук бозучыларның гражданлыгы буенча төгәл анализ ясап булмый. Әмма Таҗикстан кешеләренә аерым игътибар бирелә. Бу ил гражданнары белән еш эшләүче адвокат сөйләгәнчә, дүшәмбе көнне Мәскәүнең бер район судында бу маддә буенча эшләрне карауны 100дән артык кеше көткән.

«Полиция урамдагы бөтен мигрантларны, бигрәк тә Таҗикстан паспорты булган кешеләрне тикшерә. Барысын да бүлеккә алып китәләр, тикшерәләр», – дигән ул.

«Крокус»ка һөҗүмнән соң Россия шәһәрләрендә мигрантларга «ау» башланды. Мәскәүдә полиция тулай торакларга рейд оештырды. Шулай ук Мәскәү янындагы Электросталь шәһәрендәге «Wildberries» складын да тикшергәннәр. Якынча 5 мең хезмәткәр тикшерүгә эләккән, кимендә 40 кеше тоткарланган.

Телеграм-каналларда һәм «ВКонтакте»дагы таҗик төркемнәрендә язуларынча, Мәскәүдә Үзәк Азиядән килгән кешеләрне актив тикшерә башлаганнар. «Бөтен документы да булмаганнарга өйдән чыкмау әйбәтрәк булыр. Мин бүген үзем дә Мәскәүдә булдым. Мине туктаттылар. Нык тикшерәләр», – дип язган социаль челтәр кулланучы берәү.

«Мәскәүдә вазгыять начар. Мондагыларга кирәксә-кирәкмәсә өйләреннән чыгып йөрмәскә киңәш итәм», – дип язган икенчесе.

Министр урынбасары әйтүенчә, кешеләрнең күпләп китүе – ул кысу, җәберләүләргә җавап түгел, бу – паника, курку белән бәйле.

Министрлык бу күренешне вакытлы дип саный. Министр урынбасары көнкүрештә таҗикларны кысу күренешләре барлыкка килүен әйткән, министрлыкка янап шалтыратулар булган.

Таҗикстаннан 2023 елда 652 мең кеше киткән, шуларның 627 меңе Россиягә барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100