Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нык иманлы, тәкъва кешенең билгеләре

news_top_970_100
Нык иманлы, тәкъва кешенең билгеләре
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ихлас ышанган, ягъни нык иманлы, тәкъва кешене нинди билгеләрдән танып белеп була? Бу турыда Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»да сәхифәсендә аңлатты.

Чын мөэмин дип санала торган андый кеше:

Яхшы холыкка ия була.

Намаздан, Коръән укудан, Аллаһны искә алудан һәм башка гыйбадәттән тәм таба, намаз вакытын көтеп ала, Рамазан ае якынлашуына сөенә.

Садака бирергә ярата, биргәнен белдермәскә тырыша.

Изге-игелекле гамәлләре белән мактанмый, алар турында сөйләми.

Тыйнак була, горурланмый, тәкәбберләнми.

Кечеләргә – мәрхәмәт, олыракларга хөрмәт белдерә.

Үзеннән зәгыйфьрәкләргә йомшаклык күрсәтә.

Туганлык җепләрен өзми.

Сөйләшкәндә хакны, дөресне генә әйтә.

Биргән вәгъдәләрен үти.

Кыен чакларда үзенә кагылган күңелсез хәлне яки авыруны Аллаһның тәкъдире, хикмәтле сынавы дип кабул итеп, Аллаһ ризалыгы өчен дип түзә, һәрбер кыен хәлдән сабак алып, тәүбәгә килеп, гөнаһлары кичерелүен сорап дога кыла.

Иманын кайгыртып, күңелен пакь тотарга тырышып, хәрам гамәлләрдән, гөнаһ кылучы тәртипсез кешеләрдән читләшә.

Күңелендә үч һәм ачу сакламый.

Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларына яратып карый.

Уңышка ирешкәндә «мин булдырдым» дип уйламый, ә Раббысына шөкер итә.

Тормышындагы һәрбер хәлдә, һәрнәрсәдә Аллаһка тәвәккәлли.

Аллаһка якынайтучы эш-гамәлләр вакытында рәнҗетелсә, кимсетелсә яки башка ниндидер авырлык кичерсә, сабыр итә.

Һәрбер тормыш хәле – кайгымы ул, шатлыкмы – иманлы мөэмин өчен нигъмәт булуын аңлый. Чөнки авырлыкта сабыр итеп, сөенечле чакта шөкер итеп, ул савапка ирешүен өмет итә.

(Чыганак: «Хильят әл-әүлия» 1/270)

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100