news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нык авыр булды» - Ришат Төхвәтуллинның Туймазыдагы концерты тоткарлык белән башланган

news_top
«Нык авыр булды» -  Ришат Төхвәтуллинның Туймазыдагы концерты тоткарлык белән башланган
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Туймазы шәһәрендәге концерты бер сәгать тоткарлык белән башланган. Сәбәбе – сәхнә җиһазлары төягән йөк машинасы ватылу.

Дуслар, ярты сәгатьтән концерт башланырга тиеш, ләкин без тоткарланабыз. Салкын булу сәбәпле йөк машинабызның шланглары шартлап, мәдәният йортына көчкә килеп җиттек. Машинаны трактор белән өстәрәп алып килеп, җиһазларны җыярга керештеләр. Хәлебезгә керүегезне үтенәбез, – дип сөйләде бу хакта җырчы сторисларында.

Соңарып башласалар да, Ришат һәм аның командасы тамашаны җиренә җиткереп башкарып чыкканнар. Дөрес, артистларга тамашачы тарафыннан бераз кәнәгатьсезлек күзәтергә туры килгән.

Беренче чыгышымда шундый күз карашлары тойдым… Тамашачылар зарланалар. Нык авыр булды концертны башлап җибәрүе... «Үпкәләмәгез, теләсә кайсы кеше шундый хәлдә калырга мөмкин», – дидем. Иң мөһиме – без исән-сау һәм концерт булды. Концерттан соң да күп җырлар җырладык, бик тырыштык, – дип сөйләде әлеге хәл турында җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Башкорт вакыты белән 2 сәгать алдан башланасы тамаша инде ул. Зыянлы түгел, кайвакытта Мәскәү, Казан вакыты белән яшәп торырга да туры килә туганкайлар. Ришатны яраткач, кайбер кыенлыкларын да яратыйк, җәмәгать.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар