Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нянечка башка суга». Казандагы балалар бакчасында ата-аналар сабыйларын кыйнауга зарлана

news_top_970_100

Казанның Һади Такташ урамында урнашкан бакчаларның берсендә кече тәрбияче булып эшләүче хатын балаларга кул күтәргән. Аны баланы кыйнауда гаеплиләр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Биш яшьлек Азалиянең анасы полициягә гариза язган. Аның сүзләренчә, бала бакчадан кайтканда, аркасында тәне күгәргән, ул нянечка кыйнавын әйткән. Бала моның сәбәбен дә әйтә алмаган. Хәзер кыз төнлә елап уяна, бакчага елый-елый бара. 

Айгөл исемле әни кеше сүзләренчә, бала башта бу турыда сөйләргә курыккан. Аннары әни кеше ашыгыч ярдәм чакырган, бала тәнендә күгәргән урыннарны теркәп куйганнар.

«Кызым иптәшенең сандалиен кигәнен көтеп торган. Бакча хезмәткәре аны кулыннан сөйрәп алып бәдрәфкә илткән. Шунда ул баланың аркасына суккан», – ди әни кеше.

Азалия бу нянечканың башка балаларны да кыйнаштыруын әйткән. Баланың сүзләрен ата-аналар чатында раслаганнар. «Минем балам елап җибәрде, аларны колактан сөйрәвен әйтте. Аны гына түгел, кемнәрне икәнен санап чыкты», «Колактан гына түгел, кашык белән башларына да суга» дип язалар. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев сүзләренчә, тикшерү бара, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк.

Казанның Мәгариф идарәсендә аңлатканча, нянечка үзе Айгөлнең гаепләүләрен кире кага. 

Балалар бакчасы җитәкчелеге сүзләренчә, иртән баланың тәнендә күгәргән урын күрмәгәннәр. Алар бу очракны тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100