Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвар Нургалиевка фараз: "Әдилә киленең дә булыр әле, белеп булмый дөнья хәлен"

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Ноябрьскига гастрольләре белән концерт бирергә барган. Әдилә исемле кыз аңа чәчәк бирергә сәхнәгә чыга һәм озак кына кочагыннан җибәрми. Бу күренеш күпләрнең күңел кылларына үтеп кергән. Концерттан видеоны Әнвәр Нургалиев Инстаграм сәхифәсенә куйган.

news_top_970_100
Әнвар Нургалиевка фараз: "Әдилә киленең дә булыр әле, белеп булмый дөнья хәлен"
"Кичәге концерттан әле дә хушка килә алмыйм, Әдилә һаман да күз алдында. Бу видео эчкерсезлекне күрсәтә, сабыйның чисталыгы, ихласлыгы. Бәхетле бул, балакаем!

Бу мизгел белән уртаклашмыйча булдыра алмадым. Әдилә мине ихлас күңеллелеге белән таң калдырды! Миңа калса, балаларның кочаклавы бер нәрсә белән дә чагыштырырлык түгел, монда бернинди фальш, уйнау юк, аның күзләренә карагыз - нинди эчкерсез караш! Ул минем иңбашыма төшкәч, мин хәтта бераз югалып та калдым. Гомумән, аны кулдан җибәрәсе килмәде, ул да китәргә теләмәде. Безгә, зур кешеләргә, бу балалардан үрнәк алырга кирәк, алар тоя белә һәм һәрвакытта уйлаганнарын әйтә", - дип язган Әнвәр Нургалиев.

"Ә мин яратканга кочаклыйм, ди сабый", "Бу бала хәтта сезгә охшаган, кызыгыз дип уйлап була", "Яхшы кешене балалар кечкенәдән сизә. Сез ягымлы, яхшы кеше", "Сабый кыз. Зато үскәч "бәбәбә, ә мин аны кочактан җибәрми тоткан идем, дип мактаныр", "Бу баланың яратуын күргәч, күзләргә яшь килде", "Әнвәр - хатын-кызларның яраткан артисты. Әдилә моны исбатлады!", "Сез киң күңелле бабай булырсыз оныкларга, Алла бирса", "Әнвәр, Әдилә киленең дә булыр әле, белеп булмый дөнья хәлен", - дип язганнар подписчиклар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кон Дусларым!Кичэге концерттан эле дэ ушка килэлмин,Аделя хаманда куз алдындаБу видео ечкерсезлекне курсэтэ,сабыйнын чисталыгы,ихласлыгы Бэхетле бул балакаем Не мог не поделиться этим моментом,Аделя буквально сразила меня своей искренностью,я думаю ,детское объятие ничем не сравнится,тут нет фальши,игры,вглядитесь в её глаза,какой проникновенный взгляд,когда она прильнула к моему плечу,я даже немного потерялся,вообще не хотелось её отпускать с рук,да и она не хотела уходитьНам взрослым нужно брать пример с детей,они умеют чувствовать и всегда говорят прямо,то что думают#дети #спасибоадель #новыйуренгой #багкортостан #татарстан #татарэстрадасы #тюмень #ноябрьск #челябинск #нижневартовск #студияан

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100