Әнвәр Нургалиевны яшь дусты Раяз картайткан: "Исемемне микрофонга өч тапкыр әйттем, ишетмәде"
Әнвәр Нургалиев инстаграм аккаунтына үзенең кечкенә җанатары белән видео урнаштырган.
"Раяз туганым Рәхмәт!" - дип язган Әнвәр Нургалиев. Һәм яшь тамашачасын мактаган: "Үтерде Бу егет!"
Әнвәр Нургалиевның тыңлаучысы улы белән булган хәл турында язган: "Сезнең янга сәхнәгә улым Раяз чыгып кергәч, безнең шундыйрак диалог булып алды. Улым әйтә: әнием... җырчы Әнвәр абый картайган әллә?!!.Мин сорыйм: ник алай дисең улыкаем??? Улым әйтә: Бәй, микрофон белән 3 тапкыр әйттем исемемне, барыбер ишетмәде мине. Үтерде дә салды. (Р хәрефен әйтеп бетерә алмыйбыз әле, шуңа исемебез гел ааааяяяяз дип ишетелә".
Видеода Әнвәр Нургалиев Раяз белән тагын бер тапкыр очраша.