Әнвәр Нургалиевның әнисе авыр хәлдә: «Аяксыз калды, сөйләшә алмый»
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисенең сәламәтлеге начараюы турында Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Әниемнең ут кебек чаклары. Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән нык матур оекбаш бүләк итте: „Әнвәр балам, бу — әнкәңә, аяклары җылыда булсын“, — диде. Кызганычка каршы, әниебезнең хәле бик шәптән түгел, аяксыз калды, сөйләшә алмый. Аллаһы бирсә, барысы да яхшы булыр», — дип язган Әнвәр Нургалиев.
«Я Раббым Аллам җиңеллек бирсен. Яшәсен әле улының уңышлыкларын күреп. Әни-әти бик кадерле кешеләр», «Күз тидеме икән әллә? Узгучы булсын», «Әни ничә яшьтә булса да, бик кадерле шул, исән-сау булсын инде берүк», «Әниегез тизрәк терелсен!» — дигәннәр подписчиклар.