Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның музыкантлары Гөлназ Асаева төркеменә киткән

Шушы көннәрдә “чыбыксыз телефон” аша Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Әнвәр Нургалиевның төркеме таркалу ягында дигән имеш-мимешләр таралды. Күп тамашачының йөрәгендә үз урынын алырга өлгергән җырчының музыкантлары Гөлназ Асаева төркеменә киткән.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның музыкантлары Гөлназ Асаева төркеменә киткән

“Интертат” хәбәрчесенә Гөлназ Асаева бу вакыйгаларның дөрес булуын әйтте.

- Әнвәр Нургалиевның музыкантлары хәзер минем төркемдә чыгыш ясый. Мин төркемне махсус таркатмадым, егетләр үзләре минем белән гастрольгә йөрергә теләк белдерде. Аннан соң бик күп җырлар авторы Ризван Хәкимовның музыкантлары да минем төркемгә килеп кушылды. Музыкантларга яхшы түлим, әлегә кадәр берсенең дә зарланганы булмады, барысы да кәнәгать. Үзләре дә барлык эшләрне югары дәрәҗәдә башкарырга тырышалар. Төркемдә егетләр генә эшли, кызлар юк. Миңа кызлар белән уртак тел табу авыр бирелә, холкым да кызу.



- Гөлназ, бу хәлләрдән соң Әнвәр Нургалиев белән дустанә мөнәсәбәтләрегез сакланып калдымы? Хәзер аңа яңа төркем тупларга туры киләчәк бит.

- Әнвәр абый Нургалиевка карата хөрмәтем бик зур, аның иҗатын кызыксынып күзәтеп барам. Ул музыкантлар өчен талашып йөри торган кеше түгел. Без аның белән яхшы мөнәсәбәттә, аралашып торабыз. Бу хәлләргә ул артык борчылмады, барысын да тыныч кабул итте. Аның төркемендә эшләргә хыялланган музыкантлар күп, шуңа күрә ул бүген үк яңа төркем туплый алачак.



Әнвәр Нургалиев белән дә аралаштык. Аның әйтүенчә, ул музыкантларын югалтмаган һәм төркем яши.

- Гөлназны сеңлем кебек якын күрәм, аңа карата бернинди дә үпкәм юк. Аннан соң мин музыкантларны югалтмадым, төркем яши. Бары тик төркемнең составын яңартырга булдым, шуңа күрә кайбер музыкантлар китте. Артист һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш, төркемне ишәйтүнең начар ягын күрмим, - диде Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100