news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның кызы матур җырлыймы? (видео)

Әтисе "кызларский микрофон" алып биргән үзенә.

news_top
Әнвәр Нургалиевның кызы матур җырлыймы? (видео)
Башкортстаннан килеп Татарстанны яулаган җырчы Әнвәр Нургалиевның кызы Элина да җырлый икән. Әнвәр бу көннәрдә гаиләсе белән Төркиядә ялда. Элина отель балконына чыгып, җыр башкара.

"Каршы алыгыз - Элина Нургалиева. Кызым сезнең өчен яраткан җырчысы Иркәнең репертуарыннан җыр башкара. Микрофон буләк иттем, узенең кызларский гына микрофоны да бар хәзер!", - дип язган әтисе.

Әнвәрнең инстадуслары Элинаның җырлавын ошатулары турында яза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар