Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның иптәшләрен ошатмаганнар: «Бу җеннәрне кайдан таптың?»

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев күңел ачу кичәсенә барган һәм артистлар белән төшкән фотосын Инстаграм битенә урнаштырган.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның иптәшләрен ошатмаганнар: «Бу җеннәрне кайдан таптың?»
Салават Камалетдинов/архив

Хәерле иртә, дусларым! Кичә хатыным Ирина белән күңел ачу чарасында булдык. Чакыру өчен рәхмәт әйтәсем килә, шәп булды. Зур үтенечем бар: әтисен җирләргә өлгермәде, инде күңел ачып йөри дип, зинһар, начар сүзләр язмагыз. Ышаныгыз, тормыш мине күз яшьләре аша елмаерга өйрәтте, мин инде бала-чага да түгел», — дип язган Әнвәр Нургалиев.

Әмма тамашачы Әнвәрнең фотодагы иптәшләрен ошатып бетермәгән: «Бу җеннәрне кайдан таптың? Карарга да куркыныч, хатының белән төшкән фотоны куйсаң, бик матур булыр иде», «Ориентацияңне югалта күрмә инде, дустым», «Әнвәр, ул көнне кайттыңмы соң, ике ими арасында югалып кала күрмә тагын», «Су анасы юк диләр, бар икәненә ышандым. Рәхмәт, Тукай, рәхмәт, Әнвәр», — дип язганнар.

Әнвәр Нургалиев исә: «Зинһар, кешедән көлмәгез, һәрбер кешенең үз язмышы, бу аларның сәхнә образы. Кеше начарлык эшләмәсә, аның турында начар уйлау дөрес түгел. Болар иң текә алып баручылар», — дип җавап биргән.

«Тормыш дәвам итә, уңышлар сезгә», «җылы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын, энем», — дигән халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100