Әнвәр Нургалиевнең хатыны үз бизнесын ачкан
Башкортсанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең икмәк пешерү йортын ачкан. Шатлыклы хәбәре белән ул Инстаграм сәхифәсендә язылучылары белән бүлешкән.
"Ниһаять, без ачылдык! Хатыным һәрвакыт үз эшен ачарга хыялланган иде һәм аның хыялы тормышка ашты. Менә инде өч елдан артык ул яраткан эше белән шөгыльләнә, яхшы гына килеп чыга дип әйтер идем. Безнең пекарняның үзенчәлеге шунда ки, монда үзебезнең рецептлар гына кулланыла, буяуларсыз, консервантларсыз һәм башка химияләрсез генә пешерелә. Сезгә һичшиксез ошар дип ышанам", - дип язган ул.
"Ирина апа зур молодец, бик тәмле пирожкилар пешерә", "Молодцы. Тормыш иптәшегез бик тыйнак кына, шулай булып калыгыз, уңышлар Сезгә, кайсыбер артист хатыннары кебек спортзалда тренировкаларда йөрми, эш белән шөгыльләнә", "Исән-сау эшләргә язсын", - дип язганнар Әнвәр Нургалиевка.