news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Җырчыга мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин тапшырды.

news_top
Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Салават Камалетдинов

Бүген TMTV премияләрен тапшыру тантансында җырчы Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин тапшырды.

«Хөрмәтле тамашачыларым, шушы лаеклы бүләкләр өчен, 21 еллык хезмәтемне бәяләгәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлемен. Күпме кайгылар гына булсын, соңыннан шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә, җимешемә Иринага багышлыйм», — диде Әнвәр Нургалиев.

Җырчы бу сүзләрне әйткәндә күзләре яшьле иде.

Моңа кадәр Әнвәр Нургалиевка Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар