Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев үзендә коронавирус табылмаганлыгы хакында белдерде

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә рәсми рәвештә игълан белән чыкты: үзендә һәм гаиләсендә коронавирус юк, әмма аңа карата әйтелгән янау сүзләре өчен кешеләр җаваплылыкка тартылачак.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев үзендә коронавирус табылмаганлыгы хакында белдерде
Салават Камалетдинов

Җырчы “Татар-информ” журналистына әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйткән иде. 

«Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды — аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде.

5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым.

Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк!

Әмма сорауларым калды:

1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган?

2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрлекләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын.

Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!» — дип язган җырчы.

Халык, Әнвәр Нургалиевка көч биреп, изге теләкләрен язган: «Без Сезнең өчен бик тә шатбыз, Әнвәр. Без иң баштан ук ышанмадык, ышанмыйбыз һәм ышанмаячакбыз! Дошманнарның авызын яптыгыз, дөрес эшләдегез анализларның нәтиҗәсен куеп. Дуслык авыр чакта беленә инде ул, Әнвәр… Шуның белән бу зур кайгыларыгыз бетсә иде!», «Уңышлар сезгә.Алла ярдәменнән ташламасын сезне һәм гаиләгезне. Без сезнең белән», «Сезгə һəм якыннарыгызга Аллаһы Тəгалə сабырлыклар бирсен. Əниегезнең урыны җəннəт түрлəрендə булсын», — дигәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды – аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. 5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым. Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: МИНДӘ ДӘ, ГАИЛӘМДӘ ДӘ КОРОНАВИРУС ЮК! Әмма сорауларым калды: 1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган? 2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрләкләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын. Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100