news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев: «Яшик әле! Яманларга без кайчан да өлгерербез»

Җырчы инстаграм битендә Роберт Миңнуллинның шигырен урнаштырган.

news_top
Әнвәр Нургалиев:  «Яшик әле! Яманларга без кайчан да өлгерербез»
Салават Камалетдинов

«Хәерле иртә, дусларым!

Өлгерербез!

Кырын-кырын карыйбыз без

Күптән узган заманнарга.

Ни өчендер яратабыз

Узганнарны яманларга.

Яманлыйбыз үзебезнең

Җанга якын үткәннәрне.

Димәк ки, яшь чагыбызны,

Кочканнарны-үпкәннәрне.

Нинди генә булса да ул

Үзебезнең гомеребез.

Яшик әле!

Яманларга

Без кайчан да өлгерербез.

4.11.03 Р.Миңнуллин», — дип язган ул.

Инстачылар да әлеге шигырьне бик рәхәтләнеп укыганнар, җырчыга изге теләкләрен җиткергәннәр.

«Әнвәр, хәерле иртәләр! Күрәсезме, сезнең хәлегез белән күпме кеше кызыксына, күпме кеше сезне ярата. Күтәренке кәефләр телим сезгә. Безне сихри тавышыгыз, матур җырларыгыз белән шатландырып торсагыз иде», «Әнвәр туганым, сезне имин күрүгә бик шатбыз. Дөрес, матур сүзләр. Берүк чирләмәгез, барыбыз да таза булыйк. Үткән гомерләрне искә алырга гына калды», «Робер Миңннуллин шигырьләрен яратам», — дип яза алар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле иртэ Дусларым! ӨЛГЕРЕРБЕЗ! Кырын-кырын карыйбыз без Күптән узган заманнарга. Ни өчендер яратабыз Узганнарны яманларга. Яманлыйбыз үзебезнең Җанга якын үткәннәрне. Димәк ки, яшь чагыбызны, Кочканнарны-үпкәннәрне. Нинди генә булса да ул Үзебезнең гомеребез. Яшик әле! Яманларга Без кайчан да өлгерербез. 4.11.03 Р.Миннуллин #башкортостан #анварнургалиев #татарэстрадасы #сидимдома

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар