Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев «Кайтам әле» дигән яңа җырын тәкъдим итә.
«Яңа елга яңа җыр. Ничек сезгә?», — дип язган ул инстаграмдагы сәхифәсендә.
«Сезнен репертуар уйланылган… Битараф калдырмый беркемне дә, күңел кылларын уята… Сезгә менә бу образ хас», «Моңсу булса да, шәп җыр», дип комментарий язган инстачылар.
Әнвәр Нургалиевның тамашачылары җырны ошатуларын белдереп төрле смайликлар калдырган.
«Кайтам әле» җырының сүзләрен һәм көен Рәдиф Зарипов язган.