Әнвәр Нургалиев туган авылына кайткач, ком бураны чыккан
Җырчы сирәк очрый торган табигать күренешен видеога төшергән.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев туган авылына кайткач, ком бураны чыккан. Җырчы бу күренешне видеога төшергән.
Җырчы видео янына: «Кичә авылыма кайтып килдем. Беренче тапкыр ком бураны күрәм. Сезнең күргәнегез бармы?» — дип язган шаккатып.
Җырчының виртуаль дуслары да бу күренешне күреп аптыраган.
«Элек Гарәп илләрендә шулай чүл бураны булган. Хәзер үзебезнең күз алдында»;
«Мондый буранны мин 80нче елларда Таҗикстанда күргән идем»;
«Дөньясы әллә нишләде. Табигать тә аптырап, нишләргә белмичә бәргәләнә. Бу арада көн дә диярлек җил котыра. Өйләрнең түбәсен алмаса ярар иде дип куркабыз»;
«Элек Башкортстанда мондый хәл булганы юк иде», — дип комментарийлар калдырган алар.
Тугры тамашачылар Әнвәр Нургалиевның әтисенә саулык тели. Аның хәле һәм хәзер кем белән яшәве белән кызыксына.
Җырчы әтисен апасы белән җизнәсе каравын язган. Күптән түгел җырчының әнисе вафат булган иде.