Әнвәр Нургалиев: «Тормышыгызда җан дуслар гына юлдаш булсын»
Әнвәр Нургалиев дусларга багышланган өр-яңа җыр тәкъдим итте.
Әнвәр Нургалиев «Җан дустым бул» дигән яңа җыр чыгарган. Бу турыда ул инстаграм сәхифәсендә язды. «Кайгыларны уртаклашып, шатлыкларны бүлешергә әзер тугры дуслар булу — үзе зур бәхет. Тормышыгызда нәкъ шундый җан дуслар гына юлдаш булсын», — ди җырчы.
Инстачылар җырының матур тавышына соклана, аңа алга таба да иҗат уңышлары тели. «Һәр җырыгызны тыңлап туймассың, шулкадәр матур жыр, сүзләре мәгънәле. Бәхетле тормыш телибез, Әнвәр абый», «Яңа җыр белән котлыйбыз сезне. Һәр җырыгыз хитка һәм шедервга әверелсен», — дигәннәр.
Трекны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.