Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев әтисе белән әнисенең очрашу мизгелен видеога төшереп куйган

Җырчы әтисе белән әнисе турында пост та язган.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев әтисе белән әнисенең очрашу мизгелен видеога төшереп куйган
Салават Камалетдинов

Җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе хастаханәдә ята. Әби карты белән 1,5 айдан соң күрешкән. Беренче видеода Әнвәрнең әтисе чәчәкләр тоткан, карчыгы янына палатага керергә җыена.

«Әти белән әни 1,5 ай күрешмәделәр. Әтине апа һәм абыем белән Уфага әни янына хастаханәгә алып килдем. Әти әнине яратып «карчыгым» дип дәшә. Күрешкәннәрен күрсәгез, күз яшьләре тәгәрәде, бөтен палата белән еладык. «Йөрәккәем, кайт инде, сагынам бит», ди әти», - дип язган җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кич Дусларым! Приехали с Папой поздравить Маму с праздником?Кызлар,Апалар,Энилэр ,сезне котлый алмадым 8март белэн?гафу,ул конне Этине апамлар,абыем белэн Уфага алып килдем Энине котларга?? Эти Энине яратып «Карчыгым» дип дэшэ ,айдан артык алар курешмэделэр,нык сагынганнар бер берсен☺️,э курешкэннэрен курсэгез,куз йэшлэрсез карап тороп булмады,ботен палата белэн еладык? «Йорэкэем кайт инде ,кайт ди,сагынам бит ди» Барыбызгада шундый чын мэхэббэт телим,ихлас мэхэббэт? Алар 60 ел бергэлэр?бер кайчанда аерылганнары юк? Кадерлэрен белик ЭниЭтилэрнен? ❗️ Завтра возможно выложу продолжение,но там без валерианки тяжело❗️#берегитеродителей #эниэти #эни #энкэй #экэйтерелтизерэк #всебудетхорошо?

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

«Барыбызга да шундый чын, ихлас мәхәббәт телим. Алар 60 ел бергә, беркайчан да аерылганнары юк. Кадерләрен белик әти-әнинең», - дип теләгән Әнвәр Нургалиев.

Җырчы әтисе белән әнисенең күрешү мизгелен дә видеога төшереп куйган. Шулай ук әти-әнисе турында пост та язган.

«Әти белән әни иртә өйләнешкәннәр. Бабай иртә үлеп киткән, әтигә балачактан гаиләне кайгыртырга туры килгән. Ул үгез җигеп, урманга утынга йөргән. Әтигә 18 яшь булганда, күрше авылдан әнине урлап алып кайтканнар. Әни бик чибәр булган, әти дә Франция актеры Ален Делон кебек инде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сразу хочу сказать,это пост не про жалость? А про Любовь ❤️Я назвал его"Любовь длиною в жизнь” Мама с папой очень рано поженились,папа рано остался без отца,и с детства ему приходилось обеспечивать семью,сестёр ,маму,будучи мальчиком ездил в лес за дровами на запряженных быках ,в 18 лет ,моя бабушка с родственниками ,как то подметили мою маму в соседней деревне ,и просто выкрали её для него? она было ооочень красивой,да и папа один в один прям Алэн Дэлон!С тех пор они прожили в любви и согласии 60 лет,было всякое ,и трудности и радости,но всегда были преданы друг другу,души не чаяли друг в друге,Мама наверное больше доминировала в семье,но вперёд отца никогда не лезла,не перечила,если Папа спит,мы должны были ходить на цыпочках,пока Папа не сядет за стол,мы не садились? Жили мы не богата,Папа всю жизнь пас овец,Мама свекловодом,игрушками нас особо не баловали,но стол всегда ломился от еды? Мы с братьями с ранней весны собирали ивовые прутья ,плели гнёзда для гусей и продавали ,Сёсты с Мамой вязали шали и тоже продавали,воющем никто без дела не сидел?. Выростили на пятерых,достойно воспитали?За что я им оочень благодарен? Сейчас глядя на них,душа разрывается в плаче,Мамина болезнь и как они страдают,все перевернула в моей жизни,я пересмотрел жизненные ценности,взгляд на жизнь ❗️ Своим подписчикам хочу пожелать здоровья,Любви и душевного покоя,и хочу выразить слова блогадарности за тёплые слова в поддержку моих родителей Отдельное спасибо сотрудникам РКБ имени Куватова за чуткое и доброе отношение к нашей Маме,руководству больницы ,Нач.Мед Нур Кабировичу ? пусть Ваша доброта вернётся Вам тысячу раз??? Мама Я тебя Люблююю❤️❤️❤️. #любовьдлиноювжизнь #мама #папа #энтэти. #родители #башкортостан #татарстан #татарэстрадасы #анварнургалиев

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Шул вакыттан бирле алар кулга кул тотынышып, 60 ел гомер кичерделәр. Тормышта төрле чаклары булды, авырлыклары да, шатлыгы да. Әмма алар гел бер-берсенә тугры булдылар һәм бер-берсен кайгыртып яшәделәр.

Әни гаиләдә беркайчан да әтидән узмады. Әти йоклаганда без аяк очында йөри идек, әти өстәл янына утырмыйча без утырмый идек. Без бай яшәмәдек, әти гомере буе сарык көтүе көтте, әни чөгендер үстерде. Безгә уенчыклар алып азындырмадылар, әмма өстәл тулы ризык иде. Туганнарым белән иртә язда тал чыбыклары җыеп, каз оялары үреп сата идек. Әни белән апа шәл бәйләп саталар иде. Әти белән әни биш балага яхшы тәрбия бирделәр. Мин аларга бик рәхмәтле.

Хәзер аларга карап йөрәк өзгәләнә. Әни авырый, әти дә аның белән бергә газаплана. Әнинең авыруы мине тормышка яңача карарга, тормыш кыйммәтләрен барларга мәҗбүр итте.

Виртуаль дусларыма саулык, мәхәббәт һәм күңел тынычлыгы телим. Минем әти-әнигә теләгән теләкләрегез, безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм», - дип язган җырчы.

Бу видео инстачыларның да күңел кылларын тибрәткән, мәхәббәт тарихы, әби белән бабайның бер-берсенә мөнәсәбәте аларны елаткан. Алар өлкәннәргә саулык, озын гомер теләп, комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100