Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев «сабырсызлык заманында кирәкле» җыр тәкъдим итте

Айдар Тимербаев көенә язылган җырны тамашачылар бик яратып кабул иткән.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев «сабырсызлык заманында кирәкле» җыр тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

«Дусларым! Бу елның яңа җыры «Сабырлык догасы», — дип яза Әнвәр үзенең инстаграмдагы сәхифәсенә.

«Ник кешегә белдерергә кайгы баскан мәлләрне,

Ник сөйләргә үзең белән булган кыен хәлләрне?

Шуңа минем чын хисләрем бары Аллаһка таныш,

Сабырлык догасын укып, тик алга таба барыш», — дип җырлый ул.

Инстачылар җырны бик ошаткан. Ялкын сурәте төшерелгән смайликларны бик күп итеп тезгәннәр.

«Әнвәр, сез башкарган җырлар барысы да искитмәле матур бит. Халык сезне беренче җырыгыздан ук күтәреп алды, бик яратты. Киләчәгегез уңышларга уралып барсын. Исәнлек-саулык, имин юллар», — дип мактау яудыралар.

«Бик яхшы. Хәзерге сабырсызлык заманында кирәкле җыр», — дип яза бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100