Әнвәр Нургалиев әнисенең елына багышланган ашка Элвин Грейны да чакырган
Җырчы инстачылардан нахак сүзләр язмауларын үтенә.

Әнвәр Нургалиев туган нигезендә әнисенең ел ашын уздырган. Инстачылар Әнвәрнең аш узгач туганнары белән бергәләп җырлашып утыруын тәнкыйтьләгән.
«Әниемнең бер елына багышланган Коръән ашы узып та китте, бик көткән идем. Үткән елны кешечә җирли алмадым, күңелемә кыен булып торды. Күп нахак сүзләр дә ишетергә туры килде. Шуңа күркәм итеп уздырасым килде», — дип язган җырчы.
Җырчының сторисларында өстәл артына җыелган кунакларның җырлашып утыруылары күренә. Бу турыда җырчыга смслар язганнар булса кирәк. «Нахак сүзләр язып тормагыз. Коръән ашында берәү дә җырламады. Аш тәмамлангач, сөйләшеп утырган вакытта әниемнең яраткан җырларын башкардык», — ди ул.
Әнвәр Нургалиев ашка Элвин Грейны да чакырган. Бу уңайдан: «Нигә Тямай юк, чакырып килмәдеме, әллә чакырырга теләгең булмадымы? Радик табында утыра бит», — дип язганнар. «Бөтен җиргә шул теманы кыстырмагыз, ул турыда сөйләшә торган урын түгел», «Әнвәр кемне тели, шуны чакырган», — дип авызын япканнар ул апаның.
Калган инстачылар Әнвәр Нургалиевның әнисенең гүрләре якты, урыны оҗмахта булуын тели.
