Әнвәр Нургалиев әнисенең «аяклары йөрми, хәле дә начар»
Җырчы газиз әнисенең хәлен белергә дип хастаханәгә килгән.
«Картайма әле, Әнкәй, картайма әле, безнең әле гөрләп яшисе… Мәскәүдән кайту белән Әнием янына хастаханәгә чаптым, аяклары йөрми, хәле дә начар. Мине күрү белән йөзләре ачылып китте. Сызланган килеш тә елмаерга тырыша. Хәзер үкенәм ешрак кайтмаганыма», — дип язган артист Инстаграм битендә.
Җырчы әнисенең «тагын мине төшерә карточкага», дип шаярырга тырышуын да язган.
«Үкенмәгез, кайтып торасыз бит. Әниегез исән-сау булып терелеп чыксын», — дип тынычландырырга тырышкан җырчыны бер дусты.
«Бөтен эшегезне ташлап әниегез янында торыгыз, әз генә булса да, аларга хәзер безнең игътибар гына кирәк. Тизрәк хәле җиңеләйсен, терелеп чыксын», — дип киңәш биргәннәр җырчыга.
Җырчының виртуаль дуслары Әнвәр Нургалиевның әнисенә тазалык-саулык теләгән.