Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев Ленин бабайның ташландык һәйкәлен яңартмакчы

Җырчы хатынының әтисе исән чакта яшәгән авылдагы һәйкәлне төзекләндереп, аның янәшәсендә парк ясарга хыяллана.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиев Ленин бабайның ташландык һәйкәлен яңартмакчы
Салават Камалетдинов

Әнвәр Нургалиев Илеш районы Базытамак авылында Ленин бабай һәйкәленә тап булган. Элек бу авылда җырчының хатыны Иринаның әтисе яшәгән. Әнвәр Нургалиев башта бабасының нигезен күрсәтә. Ул аны «әти» дип атый. «Менә шулай языла тарих. Кемдер китә, кемдер кала. Бу яклар миңа бик якын, монда әти исән чакта кайта идек. Мунча кереп, шашлык пешереп, имән себеркесе җыя идек. Хәзер барысы да тарих кына», — дип сөйли ул.

Авыл кибете янында Әнвәр Нургалиев ташландык хәлдәге Ленин бабай һәйкәлен күреп алган. «Бу һәйкәл нигә монда салынгандыр, анысы бик кызык. Илеш районы хакимияте ризалык бирсә, мин аны төзекләндереп, янәшәсендә ял итү паркы ясар идем, әтинең исеме белән», — дип язган Әнвәр Нургалиев.

Халык Әнвәр Нургалиевның бу ниятен хуплаган. «Бик әйбәт булыр иде, авыл уртасында чүплек оясы булып тора»,

«Базытамак — минем әнинең туган авылы, анда бабай яши. Күрше Әтәч авылында әти туып-үскән. Һәйкәлне торгызуга үз өлешемне кертергә, хакимият белән сөйләшүләр алып барганда ярдәм итәргә әзермен»;

«Монда тарихны онытканнар… Үткәне булмаганның — киләчәге юк. Бик матур эшләр икән уегызда, бар да яхшы булыр, башкарып чыксагыз, җирле үзидарә дә булышмый калмас… Уңышлар, Әнвәр!»;

«Тарихын онытып, белергә теләмәгәннең — алдагысы юк, диләр. Без Ленин бабай эпохасында тудык, тәрбияләндек. Октябрят, пионер, комсомол булдык. Кеше җәберләп, рәнҗетеп, кеше үтерергә өйрәтмәделәр. Эш сөеп, олыларны хөрмәт итеп яшәргә өйрәнеп үстек. Ярдәм кулы сузучылар табылсын үзеңә. Авылда җитәкчеләргә оят, һәйкәлне шул көнгә төшергән өчен»;

«Илеш районы хакимиятенә хурлык бу», — дип комментарийлар калдырганнар.

«Ул көфер потны җимереп ташларга кирәк, төзәтергә түгел», — дип тә язганнар.

Шушы көннәрдә Элвин Грейның да әти-әнисенең туган авылындагы чишмәне төзекләндерергә алынуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100