Әнвәр Нургалиев инстаграмдагы сәхифәсендә балалары белән төшкән кадрлардан видеорәт күрсәтте.
«Хәерле көн, дусларым! Яхшы кәефләр телим. Балаларыбыз таза-сау булсын. Кызымны да яратам нык итеп. Ләкин Улым улым инде», — дип яза ул.
Әнвәрнең улын — бабасына, җырчының мәрхүм әтисенә охшаталар. Шулай да «улың да, кызың да үзеңә охшаган», дип язучылар күбрәк.
Инстачылар ике йөзгә якын комментарий язган, бәхет, сәламәтлек телиләр.